Юл фаҗигасе Өлге авылы янындагы ягулык станциясе тирәсендә, юл чатында килеп чыга.
Кукмара районында йөк һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе вазыйфаларын башкаручы полиция капитаны Сергей Егоров хәбәр итте.

«Юл фаҗигасе бүген 20.30 сәгатьтә „Мамадыш-Кукмара“ һәм „Өлге-Лесхоз“ автоюлындагы юл чатында Өлге авылы тирәсендә була. Җиңел автомобиль шоферы төп юлдан хәрәкәт итүче йөк автомобилен уздырмый, аңа бәрелә», — дип сөйләде Сергей Егоров.

Бәрелгәннән соң җиңел автомобиль кюветка китә. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобиль шоферы төрле тән җәрәхәтләре ала, ул Кукмара районы үзәк дәваханәсенә җибәрелә.

фото: ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев