Кукмара районында җиңел машина йөртүче юлда утырган ир-атны бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина йөртүче юлда утырган ир-атны бәрдергән

Җәяүледә яктылыкны кире кайтаручы элементлы әйберләр булмаган.

Кукмара районында җиңел машина йөртүче юлда утырган ир-атны бәрдергән. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районында җиңел машина йөртүче юлда утырган ир-атка бәрелгән

Авария 9 ноябрьдә 17.05 сәгатьтә «Мамадыш-Кукмара-Арпаяз» юлында була. «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юлда утыручы җәяүлегә бәрелгән. Ир-атның үзендә яктылыкны кире кайтаручы элементлы әйберләре булмаган.

Кукмара районында җиңел машина йөртүче юлда утырган ир-атка бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 35 яшьлек ир-ат төрле җәрәхәтләр ала һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасында район үзәк дәваханәсенә китерелә, аннан Арча дәваханәсенә озатыла.

Ачыкланганча, ир-ат исерек хәлдә булган.

Фото: район ЮХИДИ хезмәте

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев