Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Үзәк яңалыклар

Сәлимгәрәев яшьләр арасында төбәк яңалыкларына ихтыяҗ булуын әйтте

Кыска видеолар кулланучыларның җенесенә һәм яшенә карамастан контент форматлары арасында лидер булып тора.

 

Фото: «Татар-информ», Динара Прокопьева

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстанда медиаконтент куллануның тенденцияләре турында сөйләде.

«Яшьләр даирәсендә һәм гомумән контент куллануда нинди кызыклы тенденцияләр күзәтелә? Иң мөһиме — ил яңалыклары, төбәк яңалыклары һәм район яңалыклары. Бу иң популяр тема икән», — диде Сәлимгәрәев.

Telegram-каналларда популяр тематикалар арасында беренче урында төбәк, ил яңалыклары урнаштыручы төркемнәр (45 процент). Икенче урында юмор һәм күңел ачу (36 процент). Аннары район, ишегалды, йорт яңалыклары (31 процент).

Кыска видеолар кулланучыларның җенесенә һәм яшенә карамастан контент форматлары арасында лидер булып тора.

«Бездә тарих, туган якны өйрәнү, шәһәр мохите юнәлешләрендә эшләүче блогерлар пулы бар. Алар белән үзара хезмәттәшлек ярдәмендә без халыкка кирәкле сигналларны җиткерәбез. Дәүләт аларны корал буларак еш куллана алмый, әлбәттә, чөнки алар актив гражданлык позициясе булган кешеләр. Алар белән уртак тел таба белергә һәм аларны ишетә белергә кирәк», — диде Сәлимгәрәев.

Яшьләр бүген миллион кешелек аудитория арасында популяр булырга омтылмый, хәзер берничә йөз язылучысы булган локаль медиа һәм каналларда танылган булу трендта, дип билгеләде республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/salimgaraev-yaslar-arasynda-tobak-yanalyklaryna-ixtyya-buluyn-aitte-5909519

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев