Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадан Наҗия Нәкыйпова 61 ел инде итек түши

Наҗия апа итек фабрикасында һәм Зур Кукмара мәктәбендә хезмәт куйды.

ТНВның мин яратып карый торган «Яшьләр тукталышы» тапшыруында яшь хәбәрче Талия саф татар телендә: «Ә без Зур Кукмара авылына җиттек һәм хәзер Нәкыйповлар гаиләсенә киез итекләр ясарга барабыз», - диде. 

Афәрин! Җиңел һәм бик тә уңайлы булган киез итек-каталар акча эшләү максаты белән генә түгел, ә бәлки традицияләрне дә саклау икәнен аңлый яшь буын. Әйе, итекчелек һөнәре авылыбызда гасырлык яшәешенең гүзәл бер өлгесе булып тора. Итек басу осталары бу һөнәрне буыннан-буынга мирас итеп калдырган. Сугышның җан өшеткеч салкын кышларында өй тутырып калган бала-чага, өлкәннәр кул хезмәте белән исән калган. 50нче елларда яшь гаиләләр, итек белән сәүдә итеп, яңа йортлар күтәргән. Минем үземнең әти-әни дә итек түшәп, басып, аны Пермь якларына алып барып сатып, 1957 елда алты почмаклы өй җиткерә. 

Әңгәмәдәшем – һәрвакыт яшь күңелле, тәмле сүзле, йомшак күңелле Наҗия апа Нәкыйпова. 

«Миңа инде 75 яшь. Итек фабрикасында һәм Зур Кукмара мәктәбендә хезмәт куйдым. Эш стажым 40 ел. Әтием Минемулла белән әнием Минзифа үз вакытында данлыклы итекчеләр була. Гаилә башлыгын сугышка алганда әни ике баласы – Тимергаян һәм Гыйльмулла белән кала. Авыр колхоз эшеннән соң да, кояш баегач, икешәр пар итек түши торган була ул. Әти яу кырыннан исән-имин кайткач, 1946 – мин, ә 1948 елда сеңлем туган. 44 яшьлек әниебез фермага эшкә төшкәннән соң өзлегеп үлеп китә. Ул вафат булганда, сеңлем 41 көнлек кенә кала. Икенче әниебез Мәнзүмә дә бик ачык, йомшак күңелле иде. Энекәшләр Наил, Илгиз белән бер зур гаилә булып, тату яшәдек», - ди ул.  

Наҗия апаның әтисе Минемулла 28 ел таш юл салуда эшли, бригадир вазыйфасын башкара. Авылдашлары Каюм Сәйфетдинов белән Галимҗан абый аңа нәрәт язарга булыша. 

«Әтинең: “17 авылга күпер салдык. Эш коралы көрәк һәм кәйлә иде. Ташларны ат арбасында алып киләсең дә кул белән бушатасың. Төзегән күперләребез нык була иде”, - дип сөйләгәне истә. Шундый авыр хезмәттән соң да әти белән әни төннәрен итек түшәп, басалар иде. Алар безне үз көчләренә таянып үстерделәр, укыттылар. Ике абый тракторчы һөнәрен үзләштерде, бүгенге көндә вафат булган Тимергаян абыем эшкә “Целина”га китте, шунда төпләнеп калды. Мин 7 сыйныфны тәмамлап, 14 яшемнән итек фабрикасының ФЗУсына укырга кердем. Әтинең сүзе бер иде: “Укысагыз – яхшылап укыгыз, укымасагыз – көрәкнең зурысын тотарсыз!”», - ди Наҗия апа.

Ике ел уку дәверендә Наҗия апа итек басу һөнәренең бар нечкәлекләрен дә өйрәнә. Фабриканың түшәү цехында 13 ел эшли. «Яшь идек, көч-куәт бар чак. Планны һәрчак арттырып үтәдек. Рәсемем цехның, фабриканың Мактау тактасыннан төшмәде. Партиягә дә кердем», - ди ул. 

Әңгәмәдәшемнең тәэсирләнеп сөйләгәннәрен сокланып тыңлап утырдым. Әйтерсең лә, кичә генә булган хәлләр...

«23 яшемдә авылыбыз егете Минехәлим белән гаилә кордык. Хәтимә әнием белән 32 ел дус-тату яшәдек. Ул оста итек түшәүче иде. Соңыннан кайнанамны мин алыштырдым. Аның ире Нәкыйп сугыштан кайтмый. Берүзе өч баланы (кечесе әтисеннән 11 көнлек кенә булып кала) аякка бастыра ул. Тырыш хезмәте өчен Сталин медале белән бүләкләнгән Хәтимә әни төннәрен итек түши торган була, шул рәвешле тормышны алып бара. Кайнанамның сәламәтлеге начарлангач, итек фабрикасыннан китәргә мәҗбүр булдым. Авылдагы мәктәпкә техник хезмәткәр булып урнаштым һәм анда 27 ел эшләдем. Нәсимә апа, Фирдәүсә белән тату, бердәм идек», - дип сөйли Наҗия апа.

Шулай булса да итекчелек һөнәре Наҗия апаны гомере буена озата бара. Бу эшне яратып башкарганы, әле һаман да итек фабрикасында хезмәт иткән чорын сагынганы, гомере буе бу һөнәренә тугрылыклы булуы үз-үзен тотышында, сөйләмендә сизелеп тора. Тормыш иптәше Минехәлим белән өч бала үстерәләр. «Бүген төп булышчыларым – улым Сәлим, киленем Резеда. Баштарак кара төстә генә булса, соңрак көрән, ак һәм ике төстәге итек-каталар да эшли башладык. Яратып алалар. Хәтта ерак шәһәрләрдән дә заказлар була», - ди ул. Тормышны, кешеләрне яратучы Наҗия апа сатып алучыларга ката-итекләрне сыйпап, төреп, яхшы, уңай энергетикасы белән тапшыра. 

Авылым, хезмәт сөючән, киләчәкне күрә белүче авылдашларым белән чын күңелдән горурланам!
 
Рәсимә ГАЗИЗУЛЛИНА, Зур Кукмара

фотода: Наҗия Нәкыйпованың итек фабрикасында эшләгән еллары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев