Зур Кукмарадан Гүзәл Гыйльметдинова: «Хезмәтемдә иң мөһиме — игътибарлылык!»
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча пенсия билгеләү бүлеге хезмәткәре Гүзәл Гыйльметдинованың үз тормышын әлеге өлкә белән бәйләвенә 17 февральдә 38 ел тула.
Язмам герое тумышы белән Зур Кукмара авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, кооператив техникумында белем ала да берникадәр вакыт икмәк пешерү заводында эшли, ә инде 1987 елда районның социаль тәэмин итү бүлегенә (райсобес) урнаша.
«Беренче эш көнемне бер онытасым юк. Бик борчылган, дулкынланган идем ул чакта. Хезмәттәшләр җылы кабул итеп, аларның ачык йөзләрен күргәч, кәефләр күтәрелеп китте һәм мин җиң сызганып эшкә керештем. Өлкән хисапчы вазыйфасына билгеләделәр үземне. Төп эшебез, почтальоннар пенсия өләшкәннән соң, йөкләмәләргә һәр кешене аерым-аерым фамилияләп, ничә сум пенсия алганын тамгалап барудан гыйбарәт булды. Шулай ук пенсия билгеләү, яңадан исәпләү эшләрен дә башкардык. Ул вакытта компьютерлар юк, һәр эш кәгазьдә алып барылды. Тәҗрибәле остазлар ярдәме белән барлык куелган бурычны үзвакытында һәм тиешенчә башкарып чыга идек. Дүрт дистә елга якын вакыт эчендә өч җитәкче кул астында хезмәт куйдым, һәрберсе белән дә аңлашып эшләдек һәм эшлибез», — ди Гүзәл Харис кызы.
Пенсия билгеләү бүлегендә шактый еллар тәҗрибә чарлаган хезмәткәр бүгенге көндә баш белгеч-эксперт вазыйфасын башкара.
«Лаеклы ялга чыгучы кешегә пенсия билгеләнгәннән соң, документлар әзерләүнең соңгы контроль этабы безнең аша уза. Хаталар китмәгәнме, өстәмә белешмә язулары алып киләсе түгелме — һәммәсен күз уңыннан уздырабыз, төрле вариантлар, баллар белән эшлибез. Бүгенге көндә минем карамакта — Арча һәм Теләче районнары. Кайбер айларда 100дән артык пенсиягә чыгучы кешенең документын тикшерергә туры килә. Программадагы мәгълүматларны караганнан соң, кул белән дә исәплибез, дөрес пенсия күләмен чыгарабыз. Безнең хезмәттә иң мөһиме — игътибарлылык. Ялгышларга юл куймас өчен, әлбәттә, тырышырга, кат-кат тикшерергә кирәк», — ди ул.
Гүзәл Харис кызы турында бүлмәдәшләре Розалия Гайнанова һәм Гөлназ Хәлиуллина бик җылы сүзләр әйтте:
«Башлаган эшен ахырына җиткерә, үз хезмәтенә җаваплы карый торган хезмәттәшебез ул безнең. Пенсия закончалыкларын яхшы белә, үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, һәр сорауга тәфсилле итеп җавап бирә, аңлата, беркайчан бернинди үтенечне кире какмый. Шуның өчен дә безгә икенче әни шикелле якын һәм кадерле ул. Күркәм холыклы бүлмәдәшебез белән эшләү — үзе зур бәхет», — ди алар.
Язмам герое — өч бала әнисе, алты онык әбисе. Динара исемле кызы әнисе юлын сайлап, 2011 елдан биредә хезмәт куя, пенсияне алдан билгеләү бүлегендә әйдәп баручы-эксперт вазыйфасын башкара.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев