Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әзербайҗаннан йог-силач шәһәр көнендә Кукмара районы халкын шаккатырды: ул лезвия буенча йөрде, ут йотты

Көчле экстремал, бер сәгатьлек тамаша оештырып, анда үзенең баһадир көчен, очлы предметларда басып тора алуын һәм тимер белән эш итә белүен күрсәтте.

Кичә Кукмарада узган шәһәр көнендә  танылган Азәрбайҗан йогы, көчле батыр Әмир чыгыш ясады. Ир кеше  җирле халыкны үзенең сәләтләре белән шаккатырды.

Шәһәрләр буйлап сәяхәт итүче көчле экстремал бер сәгатьлек тамаша оештырып, үзенең баһадир көчен, очлы предметларда басып тора алуын һәм тимер белән эш итә белү осталыгын күрсәтте.

Тамашачылар өчен ул бер сәгатьлек тамаша әзерләгән иде. Артист кадаклардан толым үргәндә, аннары хәнҗәр белән кәгазьне кискәндә, ә соңыннан лезвие буенча йөреп, аның өстенә ятканда мөгаен  тамашачыларның йөрәге урынында булмагандыр. Кунакның пычак өстендә баскан килеш тамашачы арасыннан бер кызны күтәрүенә шулай ук таң калырлык иде.

Трюклар артканнан арта барды. Тамашачыларның күз алдында Әмир авызы белән кеше утырган урындыкны күтәрде, берничә метр шулай барды. Шулай ук аның эч өлешенә яхшы итеп үткенләнгән балта төшерделәр, муенын көрәк ярдәмендә кисмәкче булдылар.

Трюклар программасын утлы номер төгәлләде. Артист утны йотты, учлары белән сүндерде.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X