Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җыештыручы булып эшләүче Юлия Осипова: Бу йортларда яшәүчеләрнең холыкларына кадәр беләм

Юлия Осипова “Ремстройсервис” оешмасы хезмәт күрсәтүче шәһәрнең Ворошилов урамындагы 20 һәм 21нче күпкатлы йортларда җыештыручы, урам себерүче булып эшли.

Юлия белән эш урынында очраштык. Дөресен генә әйткәндә, үзе турында сөйләргә дә, фоторәсемгә төшәргә дә теләмәде ул. Тыйнак булганлыктан оялып та куйды, читенсенде дә. Шуңа күрә күбрәк ул хезмәт күрсәтә торган йортта яшәүчеләр белән аралаштык. 

– Агайне, мондый кешене башка беркайчан да табып булмаячак, районга берәү генә ул. Лаеклы ялга чыгар вакыты җиткәч тә, китә күрмәсен, эшләсен иде әле, дибез, – дип, сөйләшүне башлап җибәрде 86 яшьлек Фәезхан абый Әхмәтшин. – Мин инде олы кеше, беренче эшли башлаган көненнән үк хәтерлим, бүгенгәчә үз хезмәтен ялт итеп, җиренә җиткереп башкара Юлия. 23 ел эшли инде. Аңа карата бернинди дә ризасызлыгыбыз юк, бөтенебез исеменнән рәхмәт кенә әйтәбез. Олылар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә. Сөйлә, Юлия, үзең турында рәхәтләнеп, читенсенеп торма, һәр сүзеңне тартып аласы бит! Хәер, аның кебек хезмәтен ныгытып башкаручы сөйләргә түгел, эшкә оста була инде ул. 

Юлия Осипова “Ремстройсервис” оешмасы хезмәт күрсәтүче шәһәрнең Ворошилов урамындагы 20 һәм 21нче күпкатлы йортларда җыештыручы, урам себерүче булып эшли. Шулай ук аның карамагына Ворошилов урамындагы 23нче йорт, Тимер юл урамындагы 22нче йорт ишегаллары да беркетелгән. 

Ул Югары Комар авылында сигез балалы гаиләдә туып-үсә. 15 яше тулганда, әнисе вафат була. Һәм яшь кыз тегүчелеккә эшкә урнашу нияте белән Кукмарадагы һөнәри училищены тәмамлый. Шуннан соң унҗиде ел буе 9нчы мех фабрикасында эшли. Әмма фабрика ябылганлыктан, яраткан хезмәтен ташларга мәҗбүр була һәм бирегә килә. 

– Зарланмыйм, яратып эшлим, – ди Юлия. Ә үзе авыр лом белән подъезд каршындагы бозларны чаба-чаба җыештыра. – Иртәнге сәгать сигездән көндезге ике-өчләргә кадәр биредә инде мин, шимбә-ял көнне ял итәм. Йортта яшәүчеләрнең һәркайсын беләм, холыкларына кадәр таныш. Элегрәк, тимер ишекләр куелганчы иртә белән килүгә җыештырырга күп иде, чөнки тәүлек буе теләсә кем кереп йөри, ни эшлисе килсә – шуны эшли. Кайчагында авыр, дисезме, кыш көнендә инде, бигрәк тә күп итеп кар яуганда. Дөрес, рәхмәт, йортларда яшәүчеләр дә булыша, кайсы фатирдан гына сорасам да, идән юарга су алып чыгып бирә. Шушы еллар эчендә беркем белән дә тавышка килгәнем юк, дустанә яшибез, эшлибез. Подъездлардагы чисталык җыештыручыдан гына тормый, анда яшәүчеләрнең тәртибенә дә бәйле бит әле ул.

Юлия тормыш иптәше Валерий белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Манзарасның Чәчәкле урамында үз йортлары белән яшиләр. Кызларының инде оныкларын сөяләр. Валерий вахта белән Мәскәүгә китеп эшләсә, уллары үз янында яши. Түгәрәк тормышының беркайчан да кыйпылчыгы кителмичә, бүгенгедәй ямьле итеп яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев