Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшьләр үзәкләрен торгызу өчен 2 миллиард сум акча биреләчәк

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә бара.

Министр Дамир Фәттахов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында чыгыш ясады һәм анда республика районнарында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка килү турында әйтте.

«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

Министр Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте. Шулай ук ул үзенең дә Казанның Мәскәү районындагы Үсмерләр клубына йөргәнлеген искә алып узды.

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X