Кукмара районында яшәүче анага «Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә» медале тапшырылды
Якташыбыз 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында.
Гаиләсе белән Тукай районында яшәп, өч бала тәрбияләп үстерүче якташыбыз Виталий Яканаев 2022 елның 16 июлендә Россия Кораллы Көчләре белән хәрби килешү төзи. Күп еллар Яр Чаллы шәһәренең «ТЭМПО» заводында эшләгәч, позывное итеп тә оешма исемен ала. Узган ел хәрбигә IV дәрәҗә Георгий хачы тапшырыла. Әлеге зур бүләк аңа хәрби операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. Якташыбыз берничә тапкыр яралану ала, хәзерге вакытта да ул госпитальдә дәвалана.
Хәрбинең әти-әнисе Княгор авылында яши. Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыпов хәрбинең әнисе Антонина ханымга «Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә» дигән медаль тапшырды.
Приказда: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Совет халкының Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, махсус хәрби операция барышында хәрби часть командованиесенә һәм шәхси составына ярдәм күрсәткән өчен старшина, икенче расчет операторы Виталий Яканаевның әнисе Антонина Ивановнаны „Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә“ дигән истәлек медале белән бүләкләргә», — дип язылган.
Приказны якташыбыз хезмәт итә торган хәрби частьның командиры, штаб начальнигы имзалаган.
Антонина һәм Анатолий Яканаевлар өч улга гомер биреп, тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгара.
«Балаларның үз гаиләләре. Тырышып көн күрәләр, балалар үстерәләр. Без 7 онык әби-бабасы. Виталий улыбыз махсус хәрби операция зонасында булгач, яралар да алгач, аның өчен бигрәк тә ут йотып яшибез. Ул хезмәт итә торган хәрби частьтән хөрмәт итеп нинди зур бүләк җибәргәннәр, рәхмәт үзләренә. Илебездә тынычлык урнашсын, хәрбиләр исән-имин якыннары янына кайтсын иде», — ди алар.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев