Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

WorldSkills Kazan-2019 чемпионаты флагы эстафетасын Кукмара кабул итте

WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасында район башлыгы әләмгә Кукмара районы гербын беркетте

Бүген милли бәйрәмебез Сабантуй көнне районда истәлекле вакыйга булды - WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты флагы республика эстафетасын Кукмара кабул итте. Россия һәм дөньяда WorldSkills студентлар профессиональ хәрәкәте флагын районга чемпионат символлары – Алтын һәм Алмаз озатуында алып килделәр. 

Флагны хөрмәтләү тантанасы район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара аграр көллияте студентлары, район күләмендәге “БалаSkills” бәйгесе җиңүчеләре катнашты. 

Сергей Димитриев үз чыгышында агымдагы елның апрель аенда БалаSkills, JuniorSkills, WorldSkills стандартлары буенча муниципаль мини-чемпионат узуын билгеләп үтте. Анда 10 компетенциядә 390 бала ярышты, шул исәптән балалар бакчаларының яшь осталары һәм башлангыч сыйныф укучылары. 

- Worldskills төбәк чемпионатында безнең мәктәп укучылары, Кукмара аграр һәм Лубян урман-техник көллияте студентлары катнаша, - диде ул. - Балаskills муниципаль чемпионаты районда ел саен уздырылачак. Район этабында җиңүчеләр исә Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары булырлар дип ышанам. 

Римма Ратникова сүзләренчә, WorldSkills кебек хәрәкәт республика икътисадына уңай үзгәрешләр алып килер, яшьләр арасында эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрер дигән өмет бар. 

Аннан соң Римма Ратникова Сергей Димитриевка эстафетада катнашучы сертификатын тапшырды.

WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасында район башлыгы әләмгә Кукмара районы гербын беркетте. Шуннан соң флаг Мөслим районына юл тотты.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk