Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 912 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 51 402 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 912 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

12 кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 197 кеше. 69 кеше дәваханәгә салынган, 843 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 297, Яр Чаллыда – 158, Бөгелмә районында – 70, Менделеевск районында – 59, Әгерҗе, Мамадыш районнарында - 32, Минзәлә районында – 26, Лениногорск районында – 25, Азнакай, Мөслим районнарында – 23, Түбән Кама районында – 21, Актаныш, Буа районнарында – 19, Баулы районында – 17, Тукай районында – 16, Сарман районында – 11, Теләче районында – 10, Яшел Үзән, Чирмешән районнарында - 7, Алабуга, Кама Тамагы, Питрәч, Ютазы районнарында – 6, Әлмәт районында – 5, Биектау районында - 3, Лаеш, Саба районнарында - 2, Апас, Балтач, Югары Ослан, Зәй районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 51 402 очрагы теркәлгән, 39 627 кеше терелгән, шул исәптән 162 - узган тәүлектә.

фото:  «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев