Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 29га җитте.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир хастаханәгә ике яклы пневмония белән китерелә. Анда Covid-19 расланган була. Пациентның хәле авыр булганлыктан, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. «23 июнь көнне үлем теркәлде», — дип сөйләде Галимова. «Икенчесе — Чаллы кешесе. Ул 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә китерелә. Диагноз — Covid-19, авыр дәрәҗәдә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган. Дәвалану ярдәм итмәде, пациент 8 июльдә вафат булды», — диде Галимова. Ике пациентның да үлеменең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә булган.

Фото: ИА «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk