Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә -17 градуска кадәр суытачак

Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышы турында сөйләделәр.

Татарстанда ял көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Иртәгәдән башлап һава торышы бозыла һәм республикада янә кар явачак, буран һәм көчле җил чыгачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк кисәткәнчә, 18 ноябрьдә республикада буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме начарая һәм юлларда кар көртләре барлыкка килә. Һава температурасы төнлә 0..-8, көндез 0..-5 градус тәшкил итә. Шимбә көнне дә шундый ук һава торышы көтелә.

20 ноябрьдә Татарстан антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем көтелми, һава температурасы төнлә -8..-13, урыны белән -17 градус тәшкил итә. Көндез исә -4..-10 градус була.

«Явым-төшемсез һәм салкын һава торышы киләсе атна башында да сакланачак», - диелә хәбәрдә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев