Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, калган 38 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, калган 38 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казанда – 19 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 10, Яшел Үзәндә – 4, Түбән Камада – 3, Әлмәт һәм Әтнәдә – 2шәр, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Саба, Тукай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында - берәр. 

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3774 очрагы расланган, 2785 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев