Суд приставларының кабат Кукмарага кайтуы көтелә
Аларның кайсы бинада урнашачагы хакында район башлыгы катнашында киңәшмә булды.
«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «Хезмәт даны» газетасы, радио-телевидение урнашкан бинаның икенче катында буш бүлмәләр бар.
Аларга башка оешмаларны кертү хакында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында киңәшмә узды. Киләчәктә әлеге бүлмәләрдә суд приставлары хезмәте урнашыр дип көтелә. Бу хакта төгәлрәк алга таба хәбәр итәчәкбез.
Фото: Ризиля Курбанова/ «Трудовая слава»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев