Үзегезгә җитәрлек су запасы туплап калырга онытмагыз.
Сишәмбе, 10 августта, Кукмара районында яшәүчеләрнең бер өлеше сусыз калачак. Бу хакта Кукмара районының «ВодоТехноСервис» оешмасында хәбәр иттеләр.
«Янгын гидрантларын урнаштыру белән бәйле рәвештә, 10 августта 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр "Эшчеләр тыкрыгы" су зонасында су килү туктатылачак», - диелә хәбәрдә.
«ВодоТехноСервис» җәмгыяте җитәкчелеге халыктан алдан ук су запасы туплап калуларын сорый һәм вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
* реклама хокукында
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев