Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев: Парк-скверларны чиста, төзек итеп тоту төп бурыч булып тора

Республика киңәшмәсендә Кукмара районы да телгә алынып, Бертуган Комаровлар ишегалдында бер яктырткычның плафоны ватылу һәм Комсомол мәйданында чүп савыты янында чүп-чар җыелу турында әйтелгән иде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль район башлыкларына җәмәгать киңлекләре: парк һәм скверларда, яр буйларында, ремонтланган ишегалларында тәртипне җентекләп күзәтергә кушты. Чөнки республика халкыннан җимерелгән фонарьлар һәм эскәмияләр, чистартылмаган чүп-чар, кече архитектура формаларын ремонтлау таләп итү турындагы шикаятьләр күп килә икән.

Дүшәмбе көнне үткән киңәйтелгән район киңәшмәсендә район башлыгы Сергей Димитриев та бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алырга кушты.

«Кукмара шәһәрендә һәм авылларда ял парклары булдыру өчен соңгы елларда зур суммалар тотылды. Хәзер безнең алда аларны чиста, төзек итеп тоту төп бурыч булып тора. Авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Кукмара шәһәре башкарма комитеты, коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе паркларны, күпкатлы йорт ишегалларын тәртиптә тотарга тиеш», - диде.
Республика киңәшмәсендә Кукмара районы да телгә алынып, Бертуган Комаровлар ишегалдында бер яктырткычның плафоны ватылу һәм Комсомол мәйданында чүп савыты янында чүп-чар җыелу турында әйтелгән иде.

Булган кичелекләр хәл ителгәнме?

Район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова әйтүенчә, ватык плафон алыштырылган, парк территориясе дә тәртипкә китерелгән. Шәһәр башкарма комитетыннан паркка яңа чүп салу урыннары куелу, шулай ук брусчаткалардагы ямьсез язуларның бетерелүе турында да хәбәр иттеләр.

«Чиста шәһәр» оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова да паркларның көн саен җыештырылуы турында әйтте.

«Безнең хезмәткәрләр көн саен мәйданчыкларны тәртипкә китерә. Кичке якта ял итеп утыручы яшьләр үз артларыннан күп итеп чүп калдыралар. Тагын шуны да әйтәсем килә: утыра торган эскәмияләрнең дә күбесе көн саен күпер астында була. Иртә белән җыештырырга килүчеләрнең бер сәгать вакыты эскәмия ташып уза», - ди ул.

фото: Сергей Димитриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев