Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядә декрет яллары һәм «больничный» өчен түләү системасын үзгәртәчәкләр

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Аның ярдәмендә россиялеләр гарантияле рәвештә барлык иминият түләүләрен алу хокукына ия булачак.

Россиядә «больничный» кәгазьләре, чираттагы һәм декрет ялларына түләү системасын тамырдан үзгәртәчәкләр. 2021 елдан аларны эш бирүчеләр түгел, ә Социаль иминият фонды компенсацияләячәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Аның ярдәмендә россиялеләр гарантияле рәвештә барлык иминият түләүләрен алу хокукына ия булачак.

«Бу гражданнарга хезмәт күрсәтүдә сыйфат ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлаттылар Россия Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Закон проекты хезмәткәрләргә кайбер өстенлекләр бирә. Әйтик, эш бирүченең түләүләр өчен акчасы булмаска мөмкин.

«Тагын бер өстенлеге шунда — хезмәткәр, „больничный“ акчасын турыдан-туры Социаль иминият фонды кассасыннан алганда, үзен тынычрак хис итәчәк. Хәзер исә бу акчаны эш бирүче түли, аңа әлеге акчалар ел ахырында Социаль иминият фондына взнос түләгән вакытта исәпләнә», — дип искәртте Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев