Ринат Хафизов — Кукмара районыннан илебез батыры
«Бүгенге тормышыбыз тынычлыгы өчен үз гомерен кызганмаган батыр якташыбызның исеме онытылмас», — диде район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова.
Бүген, шундый матур кояшлы көндә Зур Кукмара халкы үзенең батыр улын — Хафизов Ринат Зиннур улын хөрмәтләп соңгы юлга озатты.
Ринат узган елның ноябрь аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Ул илебезнең данын яклап, тынычлыгын саклап геройларча һәлак булды. Әнисе Нәзирә апаның, якыннарының кайгысын уртаклашып, Ринатны соңгы юлга озатырга бик күпләр килде.
Матәм митингында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, Ринатның сыйныфташлары, күршеләр чыгыш ясадылар.
Безнең бүгенге көнебезнең тыныч, күк йөзебезнең якты булуы өчен үз гомерен кызганмаган Ватанпәрвәр якташыбызның исеме хәтеребездән җуелмас.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев