Район башлыгы Сергей Димитриев хокук сагында торучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкарганнары, оператив-хезмәт эшчәнлеге вакытында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре һәм бәйрәм уңаеннан бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
10 ноябрь — Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Сергей Димитриев хокук сагында торучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, үзенең изге теләкләрен ирештерде.
«Районда тынычлыкны, иминлекне тәэмин итү өчен бердәм булырга, бергәләп эшләргә кирәк. Барыгызны да бәйрәм белән тәбриклим. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Исән-сау булыгыз, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын», — диде Сергей Димитриев.
Хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкарганнары, оператив-хезмәт эшчәнлеге вакытында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре һәм бәйрәм уңаеннан бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
фото: Фәнил Мәрсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев