Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада массакүләм ял итү зоналарын талпаннарга каршы эшкәртү бара

Быел талпаннардан зыян күргән 18 кеше район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итте.

Кар тиз эреп беткәнгәдерме, быел табигать белән бергә талпаннар да (урман бете) шактый иртә уянды. Районда әлеге бөҗәкләрдән зыян күрүчеләр дә булган инде. 

Вакыт табып, урман эчләрендә табигатькә хозурланып йөрергә яратучылар шактый арабызда. Кайвакыт үзем дә кызыгып куям аларга, тик менә зарарлы бөҗәкләр тешләүдән курку хисен генә һаман җиңә алган юк. Җылы һава торышында талпаннар да активлаша бит әле. Район үзәк дәваханәсе эпидемиологы Рамил Мохтаров белән дә шулар хакында сөйләштек. 

«Язгы-җәйге чорда Россиянең төрле төбәкләрендә талпаннар аеруча күбәя. Әлеге бөҗәкләр берничә төр вируслы инфекция таратучы булып тора. Вируслы урман бетеннән зыян күргән кешеләр талпан энцефалиты, боррелиоз һәм башка чирләр белән авырырга мөмкин. Шуны да әйтеп узыйм: „Роспотребнадзор“ хезмәткәрләре ел саен талпаннарны тикшерә, бүгенге көнгә кадәр безнең районда йогышлы авыру таратучы бөҗәкләрнең теркәлгәне булмады. Әмма бу тынычланырга мөмкин дигән сүз түгел, һәркем саклык чаралары күрергә тиеш. Быел талпаннардан зыян күргән 18 кеше район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итте. Табиблар бөҗәкне тиредән җайлап кына алалар һәм, исән булган очракта, тикшерү өчен лабораториягә җибәрәләр. Ярдәм күрсәтелгәннән соң да зыян күрүчегә ун көнгә табиб күзәтүе билгеләнә», — ди Рамил Минехаҗи улы.

Эпидемиологның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының карары нигезендә, урманнарда, имин булмаган районнарга, талпаннар эпидемиясе булган урыннарга китеп эшләүчеләргә талпан энцефалитыннан прививка ясала икән. Табиб белән киңәшләшеп, теләге булган башка кеше дә вакцина салдыра ала. 

«Урманнарга, урман-посадкаларга барганда, табигать кочагына ял итәргә чыкканда өс һәм аяк киемнәренә аеруча игътибар итәргә кирәк. Тәннең ачык урыннары калмаслык итеп киенү, чалбарларны носки эченә тыгу, резина аяк киеменә өстенлек бирү мөһим. Шулай ук төрле аэрозольләр сиптерү дә зарарлы бөҗәкләрне куркытачак», — ди Рамил Мохтаров.

Әлеге паразит бөҗәкләр урманнарда гына түгел, парк-скверларда да очрарга мөмкин, чөнки алар күбрәк үләннәрдә, куакларда яши икән. Кешеләргә зыян китермәсеннәр өчен, Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба районы филиалы Кукмара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан һәр яз-көз халыкның күпләп ял итү урыннарында талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелә. Без алар белән Атлас Булатов исемендәге ял паркында очраштык. 

«Иң беренче чиратта, тычканнарга каршы химик эшкәртү уздырабыз. Авыл җирлекләрендә (аларның һәрберсенә иң кимендә биш авыл керә), шәһәр паркларында, шәхси йортларга якын булган урман полосаларында дератизацияләү үткәрелә. Боларның һәммәсе кешеләргә кимерүчеләрдән тычкан бизгәге эләкмәсен өчен эшләнә. 21 көннән соң нәтиҗәлелекне тикшерәбез. Ә менә җилсез, кояшлы, матур көннәрдә, бигрәк тә апрель, май һәм июнь айларында территорияләрне талпаннарга каршы зарарсызландыру башлана», — ди үзәкнең эпидемиолог табибы ярдәмчесе Гөлфия Сафина. 

Иң элек паркта мәгълүмати язулар эленә. Чөнки химик эшкәртү башкарылган көнне бер тәүлек дәвамында ял паркында йөрергә, җирдән нәрсәдер алырга, куакларга, үләннәргә кагылырга ярамый.

«Без Атлас Булатов паркында гына түгел, милли бәйрәмебез Сабантуй уза торган мәйданны һәм Комсомол мәйданында да талпаннардан зарарсызландыру эшләре үткәрәбез. Ни өчен иң элек тычкан-күселәргә каршы санитар һәм эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үткәрелә, дигәндә, урман бетләре күп вакыт нәкъ менә кимерүчеләр ярдәмендә тарала. Зарарлы бөҗәкләр ылыслы урманнарда гына түгел, чирәм арасында да була. Шуның өчен бакча, капка төпләрендә озын үскән үләннәрне үзвакытында чабарга кирәк. Йорт хайваннары тотасыз икән, аларны да даими рәвештә тикшереп тору мөһим. Чөнки паразитлар, хайваннарның йон арасына үтеп кереп, тирегә кадалырга, шулай ук төрле инфекцияле авырулар китереп чыгарырга мөмкин», — дип сүзен дәвам итте Гөлфия Рәис кызы.

Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел талпан тешләү нәтиҗәсендә зыян күргән 53 этне алып килгән булганнар, быел 15 дүртаяклы дуска ярдәм күрсәтелгән.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев