Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты

Алексей бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта катнаша.

Шәхси эшмәкәр Мөнировларда шофер булып эшләп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән Алексей исемле райондашыбыз вакытлыча ялга кайтты. Шушы көннәрдә ул хезмәттәшләре белән очрашты.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты

«Туган яктан чыгып киткәнгә дә җиде ай вакыт узды һәм мин чираттагы ялым вакытында кабат — Кукмарада. Яраткан, хөрмәт иткән хезмәттәшләрем белән күрешергә дә атлап кына түгел, ә очып диярлек килдем», — ди ул. 

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты

«Тәмле Тамак» пекарнясында райондашыбыз белән очрашу шулкадәр җылы, күңелләрне айкый торган булды. Һәркем хәрбине кочагына кысты, изге теләкләрен әйтеп калырга тырышты. 

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты

Алексей бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта катнаша. Позывное — «Купер». Батыр йөрәкле ир-егетне Кукмарада әнисе, тормыш иптәше, улы, якыннары һәм дуслары көтә. Гуманитар ярдәм алып килүче егетләргә, райондашларга да бик рәхмәтле ул. «Борчылмагыз, бар да яхшы булыр. Без җиңү белән кайтачакбыз!» — ди хәрби. Кабат исән-имин күрешүләр насыйп булсын!

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев