Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Марат Бариев: «Газета укылышлы һәм матур булсын»

Марат абый Бариев инде 20 елга якын район газетасының рус бүлегендә компьютер версткасы операторы булып эшли.

Редакциядә кемнәр эшли, дигәндә, без, беренче чиратта, интервьюларга чыгучы, фото, видеога төшерүче журналистларны күз алдына китерәбез.

Газетаны муенса дип уйласак, андагы гәрәбәләрне берәмтекләп, матурлап, дөрес итеп җыючылар ул нәкъ тә компьютер версткасы операторлары икән. Әйе, газетаның заманча дизайн белән эшләнүе һәм укучысын җәлеп итәрлек мавыктыргыч булуы аларның осталыгыннан тора шул.

Марат абый Бариев инде 20 елга якын район газетасының рус бүлегендә компьютер версткасы операторы булып эшли. Ул тумышы белән Кукмарадан. Шәһәрнең икенче номерлы урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетында программист белгечлеге буенча белем ала. Соңыннан тормыш иптәше Диләрә ханым белән туган якларына кайтып, итек фабрикасына эшкә урнашырга тели. Ләкин биредә әтисе директор булып эшләгәнлектән, моңа райком секретаре каршы төшә, һәм ул мәктәпкә эшкә керә, 20 ел математика, информатика фәннәрен укыта. Тора-бара балалар һәм шул чираттан хезмәт хакы кимү сәбәпле, ул редакциягә килергә була. Төрле программалар белән җиңел генә эш иткән белгечне биредә бик теләп эшкә алалар. Дөрестән дә, укытучыларны тикмәгә универсаль һөнәр ияләре, димиләрдер. Чөнки алар — күпкырлы кешеләр.

«Рус бүлеге мөдире Әнәс абый бик төгәл, җитез кеше иде. Ул елларда газета атнага ике тапкыр чыга иде. Вакыт тар, эш күп. Безнең хезмәттә иң кыены — яңадан төзәтмәләр кертү. Чөнки газета полосасын өр-яңадан ясаган кебек буласың. Бер җөмләне кыскартып, икенчесен өстәгән вакытта да аны кызу-кызу гына рәткә саласы, фотоларын үз урынында калдырып, сызыгын сызыкка туры китерәсе. Билгеле, яшь барган саен, яңадан төзәтергә иммунитет барлыкка килә», — дип искә ала Марат абый.

Тормыш бер урында тормый, интернет белән бергә программалар да камилләшә, ә аларның һәркайсын өйрәнә һәм дөрес итеп куллана да белергә кирәк. Шунлыктан компьютер версткасы операторы һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. 

«Безне даими укыталар, хәзер укулар онлайн форматта уза бит, вакыт сарыф итеп йөрисе түгел. Газетага таләпләр дә катгыйланды. Элегрәк дизайнга артык игътибар бирелми иде. Материалларга килгәндә, элек „кыскалыкта — осталык“ принцибы белән язалар иде. Хәзер бер полосага бер публикация дә сыеп бетмәскә мөмкин. Андый чакта бар белемне җигеп, материалны укылышлы, кызыклы итәргә тырышабыз. Чөнки текстны салдым да фотосын урнаштырдым гына түгел. Публикация геройларының мөһим сүзләрен калынрак шрифт белән, кайдадыр саннарны, кызыклы фактларны аерып куясың. Материалның фотосы да сюжетлы булырга тиеш. Әле фото кешеләрнең кайсы якка карап торуына карап урнаштырыла, теләсә ничек түгел. Аның да үз таләпләре бар. Газетаның реклама өлеше дә бар бит. Аны, гадәттә, газетаны типографиягә җибәрер алдыннан чагыштырып, тикшереп чыгалар. Ә без, үз чиратында, полосаның форматын бозмыйча, табылган хаталарны төзәтеп өлгерергә тиеш... Бер елны беренче битне төсле итеп чыгарырга уйладык. 8 Март бәйрәменә багышланган сан иде ул. Газета бик матур чыкты, билгеле. Ләкин беренче тапкыр эшләгәндә газета җибәрәсе көнне кичкә кадәр утырдык, таләпләренә туры китереп булмады. Аннан типографиягә көчкә җибәрдек. Иң истә калган чаклар шулдыр», — дип елмая ул.

Компьютер версткасы операторы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип сорагач, Марат абый болай диде: «Беренче чиратта, сабыр холыклы, үзгәрешләр белән кызыксынучан кеше булырга, аннан үз өстендә даими эшләргә тиеш. Чөнки программаның гел яңа версиясе килеп, верстканың таләпләре үзгәреп тора. Әлбәттә, ул — яңа мөмкинлекләр, дигән сүз. Бик җитез булырга кирәк».

«Эшемне бик яратам, коллективыбыз элек тә дус-тату иде. Мин килгәндә, корректорлар бүлмәсендә Раушания апа белән Лариса эшлиләр иде. Алар әзерләгән тәмле чәй белән сыйланабыз да алга таба эшебезне дәвам итәбез. Күңелле чаклар. Типография белән дә һәрчак аңлашып хезмәт куйдык. Хәзер типографиябез Казанда. Газетаны җибәргәч, кабул итүләре хакында шалтыратып белешәбез дә аннары гына җиңел сулыйбыз. Менә шулай: бер газетадан икенче газетага гомернең ничек тиз узганын сизми дә каласың. Иң мөһиме: газетабыз алга таба да кызыклы һәм мавыктыргыч булсын. Ә без моның өчен бар көчебезне куярга әзер», — ди Марат абый. 

Бариевлар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә олы кызлары Резедә банкта хезмәт куя, ә кечесе Айгөл — күз табибы. Тормыш иптәше Диләрә ханым — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Районыбызның массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Марат абый Мактаулы грамоталар белән бүләкләнгән.

Тормыш яме, яшәү тәме — дус-тату гаиләң булудадыр, мөгаен. Яңыңда аңлаучы, терәк гаиләң барында эшләү — үзе бер бәхет.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев