Мәмәшир авылында халык жыены узды
Анда җирлекнең бүгенге торышы, киләчәккә планнары турнында фикер алыштылар.
Авыл җирлекләрендә агымдагы елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем бүген Мәмәшир җирлегендә булды.
Бер караганда, рәсми форматта үтә торган җыелыш җылы очрашуны хәтерләтте. Анда җирлекнең бүгенге торышы, киләчәккә планнары турнында фикер алыштылар.
Җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов үзенең чыгышы вакытында «Кукморчанка» сөтчелек комплексының уңышлы эшләве, җирлек халкына өстәмә эш урыннары булдырылуы турында ассызыклады.
«Биредә тиздән яңа комплекс сафка басачак. Хезмәт хаклары әйбәт, шуңа күрә анда үзебезнең территория халкы эшләсә, яшьләр авылга кайтса, яхшы булыр иде. Бу безнең җирлекнең демографик хәленә дә йогынты ясамый калмас. Быел беренче сыйныфка бер бала укырга керә, үткән ел да бер бала кабул ителде, киләсе елга өч сабый булыр дип көтелә. Әлеге күрсәткечне яхшы якка үзгәртәсе, мәктәпне, авылны саклап каласы иде. Белем йортының эченә бик әйбәт ремонт ясалды, киләчәктә тышкы яктан да төзекләндерелер дип ышанабыз», — дип белдерде ул.
Җирлек башлыгы Мәмәшир авылына илтүче юлга ремонт кирәклеген тагын бер кат билгеләп үтте. Шулай ук Мәмәшир авылының китабын эшләргә кирәклеген ассызыклап: «Нишләп әле без башка якын-тирә авыллардан калышырга тиеш. Бергәләп бу зур эшне башкарып чыгарга кирәк. Бүгенге көннән үк гаиләләр турында мәгълүматлар туплый башлагыз», — дип, халыкка мөрәҗәгать итте ул.
Җыелышта катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илдар Габбасов мал хуҗаларына субсидияләр бирелү тәртибе, пай җирләре өчен түләүләр турында сөйләде.
Айгөл Әхмәтшина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычларга тукталды.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев