Кукмаралыларны 2025 елда бердәм пособие түләү шартлары белән таныштырдылар
Бу хакта район Социаль фондының клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиева белән сөйләштек.
Мәгълүм булганча, Пенсия һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштереп, барлык түләүләрне «бер тәрәзә» режимында алырга мөмкинлек булдырды. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенең уртача күләме 20133 сум 52 тиен тәшкил итте, моннан тыш, 2025 елда тагын нинди түләүләр билгеләнде? Бу хакта район Социаль фондының клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиева белән сөйләштек.
— Зөһрә Вәгыйзовна, бүгенге көндә гамәлдә булган бердәм пособие билгеләү һәм түләү шартлары белән дә таныштырып китсәгез иде.
— 2023 елдан башлап мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие түләү кертелде, ягъни гаиләләргә ярдәм чаралары йөклелек вакытыннан башлана һәм бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр дәвам итә торган бербөтен системасы төзелде. Бердәм пособие 2023 елга кадәр гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерде. Пособие гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясе субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә билгеләнә. Яшәү минимумының 2025 елга бер кешегә исәпләнгән күләме 15073 сум тәшкил итә. Бердәм пособиегә хокукны билгеләгәндә, мохтаҗлыкны комплекслы адреслы бәяләү үткәрелә. Хәрәкәтле һәм күчемсез мөлкәт, банктагы кертемнәрдән керемнәр, шулай ук бердәм пособиегә хокукы булган затның һәм аның гаиләсенең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Объектив тормыш кагыйдәсе буенча керемнәр булмаган очракта, «ноль керем» кагыйдәсе кулланыла.
— Пособиенең күләме турында да аңлатып үтсәгез иде.
— Пособиенең күләме, гаиләнең керемнәренә карап, балалар өчен бер яшәү минимумы кадәр билгеләнергә мөмкин, балалар өчен яшәү минимумы быел 14621 сум тәшкил итә. Гаиләнең кеременә карап, пособие күләме баланың яшәү минимумының 50 һәм 75 процентын тәшкил итәргә дә мөмкин. 17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга бердәм пособие 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр билгеләнә. Йөкле хатын-кызлар өчен шул ук 50—75—100 процент градация каралган, әмма күләме төбәктәге хезмәткә яраклы гражданнар өчен кабул ителгән яшәү хакыннан исәпләнә — 16430 сумнан.
— Зөһрә Вәгыйзовна, бердәм пособиенең нинди өстенлекләре бар?
— Бердәм пособие кертү белән балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең иртә срогыннан башлап балага 17 яшь тулганчы бердәм адреслы ярдәм күрсәтү оештырылды. 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә берьюлы 2 түләү алырга мөмкин: бюджеттан бердәм пособие дә, ана капиталыннан да түләү. Ана капиталыннан түләүләр бердәм шартларда, бер гариза буенча, һәр балага, бер кешегә керем 2 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта — хәрәкәтле һәм күчемсез мөлкәтне бәяләмичә бирелә. Түләү күләме — балага аена бер яшәү минимумы, ягъни 14621 сум. Бердәм пособиене рәсмиләштерү өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша электрон рәвештә гариза бирергә кирәк. Исегезгә төшерәм: барлык социаль түләүләрне күчерү «МИР» милли түләү системасы карталары буенча гамәлгә ашырыла һәм шулай ук почта бүлекләре аша да алырга мөмкин.
— Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау буенча 2025 елда нинди үзгәрешләр кертелде?
— Агымдагы елның 1 гыйнварыннан әлеге төр түләү автомат рәвештә беренче төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвештә билгеләнде. Сүз 1200 сум өстәмә түләү турында бара. Түләүләрнең яңа механизмы әлеге хезмәттән файдалану процессын гадиләштерде. Хәзер түләү автомат режимда гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Өстәвенә, түләү ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караган гражданнарның шәхси счетларында карау чорлары автомат рәвештә исәпкә алынды. Моның өчен безгә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Әгәр дә тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган яки агымдагы елда да дәвам иткән очракта, өлкән кешене тәрбияләүчеләргә әлеге чорны шәхси исап-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк булачак.
— Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсә?
— Бу очракта өлкән кешедән яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Гаризада карау, чыннан да, башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да раслый алачак. Бәхәсле очракларда Социаль фонд бүлеге хезмәт күрсәтү шартларын ачыклау өчен, тикшерү акты уздырырга мөмкин.
— Ә өлкәннәрне караган чор элеккечә хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажында исәпкә алынамы?
— Әлбәттә. Тулы бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә (ИПК).
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев