Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ТР Профсоюзлар федерациясе киңәшмәсе узды

Анда хезмәтне саклау, хезмәт законнарындагы яңалыклар турында сөйләделәр.

Кукмарада «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» берлеге рәисе урынбасары Татьяна Васильева җитәкчелегендә киңәшмә узды. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, хакимият хезмәткәрләре, профсоюз активы, эш бирүчеләрнең вәкилләре, кадрлар эше, хезмәтне саклау белгечләре катнашты.

Кукмарада ТР Профсоюзлар федерациясе киңәшмәсе узды

Татьяна Васильева Татарстан Профсоюзлар федерациясе эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр, агымдагы һәм перспективалы бурычлар турында сөйләде.

Кукмарада ТР Профсоюзлар федерациясе киңәшмәсе узды

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина «Хезмәтне саклау — профсоюзлар эшендә өстенлекле юнәлеш» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Хезмәт законнарындагы яңалыклар белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенең бүлек начальнигы, хезмәтнең хокукый инспекторы Гүзәл Мингалиева таныштырды.

Ахырда Федерация белгечләре барлык сорауларга җавап бирделәр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев