Кукмарада шәхси хуҗалыкта мунча янган
Соңгы яңалыклар

Кукмарада шәхси хуҗалыкта мунча янган

Янгын Эшчеләр тыкрыгы урамында чыга.

Эшчеләр тыкрыгында мунча яна дигән хәбәр бүген, 11 ноябрьдә, 12.51 сәгатьтә килеп ирешә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару хезмәте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итте.

Кукмарада шәхси хуҗалыкта мунча янган

Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча эче төтенләнгән була, ачык ут күренми.

Кукмарада шәхси хуҗалыкта мунча янган

Янгын нәтиҗәсендә 1 квадрат метр мәйданда мунча дивары янып бетә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару хезмәте

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев