Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район Советының киңәйтелгән утырышы үтте

Утырыш оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында узды.

Бүген район Мәдәният йортында район Советының оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында киңәйтелгән утырышы үтте. 

Кукмарада район Советының киңәйтелгән утырышы үтте

Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев бер төркем хезмәт алдынгыларын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләрне, төрле конкурсларда җиңүчеләрне котлаудан башлады. 

Кукмарада район Советының киңәйтелгән утырышы үтте

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова үз чыгышында 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар булачагын тагын бер кат искәртеп, сайлау участокларының тиешле таләпләргә туры килергә тиешлегенә тукталды. Булган кимчелекләрне тиз арада хәл ителергә тиешлеген белдерде.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин күрше төбәкләрдәге дуңгызларда Африка чумасы авыруы килеп чыгуын, һәм әлеге авыру урман —кырларда йөрүче кабан дуңгызлары аша безнең якларга да күчәргә мөмкинлеген искәртте. Шулай ук мал санын киметергә юл куймау, төрле йогышлы авырулардан саклап калу максатыннан фермаларга дизбарьерлар аша үтәргә кирәклеге, чит төбәкләрдән кайтучы терлекләрне тиешле таләпләрне үтәгәч кенә торакларга кертү зарурлыгын әйтте. Шулай ук сөтнең сыйфатын югалтмау өчен бүгеннән үк тиешле чараларны күрергә чакырды. 

«Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы карары нигезендә хуҗалыклардагы һәм шәхси хуҗалыклардагы һәр терлек исәпкә алынырга тиеш. 1 октябрьгә кадәр бу эшне төгәлләү бурыч булып тора», — диде ул. 

Кукмарада район Советының киңәйтелгән утырышы үтте

Утырышта шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Андреев шәһәребездә яртыеллыкта башкарылган эшләр турында таныштырды. Нырты мәктәбе директоры Харис Фәләхов, Березняк авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Фатыйховаларда үзләренең еллык эшчәнлекләре турында сөйләделәр. 

Утырыш ахырында Сергей Димитриев махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү кирәклеге, шул исәптән ярдәм йөзеннән бер көнлек хезмәт хакларын күчерү кирәклеге турында белдерде. Шулай ук киләчәккә бурычлар билгеләде.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев