Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада наркотиклар белән бәйле биш җинаять эше кузгатылган

17 кукмаралы «наркомания» диагнозы белән дәваханәгә исәпкә куелган.

Кукмарада наркотиклар белән бәйле биш җинаять эше кузгатылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

«Кукмарада наркотиклар белән бәйле хәл тотрыклы, әмма бу тынычланырга мөмкин дигән сүз түгел. Быелның дүрт аенда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча биш җинаять эше (2020 елның әлеге чорында – 1) кузгатылды. Кукмарага наркотиклар башлыча Казаннан керә. Узган ел ахырында Нократ Аланыннан да бер кеше марихуана белән эләккән иде. Быел наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше линиясе буенча алты кеше административ җаваплылыкка тартылды. Иректән мәхрүм ителү зонасыннан кайтып, административ күзәтчелектә булган 8 кеше бар. Болар – 1959, 1973, 1974, 1975, 1976, 1980, 1982, 1995 елгы ир-егетләр», - ди Рамил Нургалиев.

Синтетик наркотиклардан тыш, составында наркотик матдә булган үсемлекләрне кулланучылар да бар.

«Әйтик, 16 апрельдә бер кукмаралы үзенең яшәү урыныннан ерак түгел бакча буеннан киндер җыеп ала. Үзенең әлеге гамәлен ул: “Әгәр куллансаң, баш авыртуларын бетерәчәк”, - дип әйткәннәр иде дип аңлата. Әлеге ир үсемлекне җыеп ала, киптерә һәм өендә саклый. Тәмәке генә тартам мин, моны җыеп киптерсәм дә, кулланып карамадым, диде. Аның анализында да берни күренмәде. Ә менә машинасының багажнигында, хуҗалыгында киптерелгән үләннәр табылды һәм алынды. Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү эшләре үткәрелә.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, соңгы вакытта наркотик матдәләр башлыча интернет-кибетләрдән сатып алына.

«Аларны кулланучы яисә законсыз саклаучыларның күбесе – яшьләр, арада гаиләле, ике-өч баласы булганнар да бар. Якыннарының наркотик белән бәйләнгәннәрен белгәч, әти-әниләре, хатыннары бөтенләй аптырап кала. Тоткарланучылар арасында исә үз гамәлләре өчен үкенүчеләр дә, битараф булучылар да, Казанга китеп, кабаттан анда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт инспекторлары кулына эләгүчеләр дә бар. Суд карары чыгып, ун көн узганнан соң, шәхси тикшерү вакытында алынган наркотик матдәләр, махсус комиссия җыелып, фото һәм видео ясап юкка чыгарыла. Узган ел 8 килограммга кадәр наркотик яндырылды», - диде ул.

Район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов сүзләренә караганда, бүгенге көндә дәваханәдә наркотик кулланган өчен 38 кеше исәптә тора. Шуларның 17се – «наркомания» диагнозы белән, ә 21е - профилактик исәптә. Уртача яшьләре – 25тән 40ка кадәр.

Фото: архив/ «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев