Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мошенниклык кылуда гаепләнүче 35 яшьлек хатын-кыз суд каршына басачак

Беренчел тикшерү барышында хатын-кыз гаебен тулысынча таный, кылган эшенә үкенә, зыянны тулы күләмдә каплый.

Кукмара районы прокуратурасы 35 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул түләүләр алганда мошенниклыкта, ягъни закон һәм башка норматив хокукый актлар белән билгеләнгән пособие алганда ялган һәм (яисә) дөрес булмаган мәгълүматлар бирү юлы белән акча урлауда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 9 декабрендә гаепләнүче, үзенең Кукмара районындагы өендә вакытта, кесә телефонында урнаштырылган Вотсап мессенджеры аша, билгесез зат ярдәмендә 60 000 сум күләмендә акчалата бүләк өчен, вакытлыча Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра, Сургут шәһәрендә теркәлә. Алга таба ул үзенең мәгълүматларын, атап әйткәндә, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы»ндагы шәхси кабинетының логин һәм паролен бирә. Билгесез зат гаепләнүче исеменнән Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра буенча Пенсия фонды бүлегенә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие билгеләү турында гариза юллый.

Ялган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар нигезендә 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 3 ноябренә кадәр гаепләнүченең шәхси счетына гомуми суммасы 223 563 сум булган айлык пособие күчерелә. Әлеге хатын-кыз акчаларны үзе теләгәнчә файдалана.

Беренчел тикшерү барышында хатын-кыз гаебен тулысынча таный, кылган эшенә үкенә, зыянны тулы күләмдә каплый. 

Хәзерге вакытта җинаять эше Кукмара районы җәмәгать судында карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев