Кукмарада җәмәгать транспортының май бәйрәмендә йөрү графигы билгеле булды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада җәмәгать транспортының май бәйрәмендә йөрү графигы билгеле булды

Үзизоляцияләү режимы белән бәйле рәвештә һәм пассажирлар булмау сәбәпле, маршрутларның графигы үзгәрде.

Май бәйрәмнәрендә - 1 майдан 5 майга кадәр - Кукмара буенча  маршрут автобуслары йөрмәячәк. Бу турыда «Кукмор-Транс» оешмасында хәбәр иттеләр. 

«Үзизоляцияләү режимы белән бәйле рәвештә һәм автобусларда пассажирлар булмау сәбәпле, 1, 2, 3 ,4 , 5 майда барлык маршрутлар да кичектерелә. 6 майда  №1 һәм №2,  №3 маршруты буенча Манзараска керүче 4нче номерлы автобуслар бәйрәм графигы белән йөриячәк», - диелә хәбәрдә.

фото: «Кукмор-Транс»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев