Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен 33 яшьлек ир-ат хөкем ителгән

Ул җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк

Кукмара районы прокуратурасы 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәза алган затның кабат исерек килеш автомобиль йөртүе турында) гаепле дип тапкан.

2019 елның 18 августында Кукмараның Җиңүнең 50 еллыгы урамында исерек хәлдә ВАЗ-21140 автомобилен йөрткән ир-ат юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тоткарлана.

Документларын тикшергән вакытта аның исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган.

Ул үз гаебен таныды. Суд аңа алты ай гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү җәзасы билгеләгән һәм өч елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk