Ир-егет гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 17 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зыян китерүдә гаепләнә.
Бу елның 9 февралендә көндез гаепләнүче, уку йортында булганда, танышы белән талаша. Конфликт нәтиҗәсендә ул танышына бер тапкыр сугып, борынын сындыра.
Ир-егет гаебен таныды.
Җинаять эше судка карау өчен җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев