Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 29 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул юридик затны теркәү өчен документларын законсыз куллануда гаепләнә.
2022 елның 1 мартыннан 25енә кадәр гаепләнүче, ялган компания җитәкчесе сыйфатында юридик затларны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен, документын билгесез кешегә тапшырган. Соңрак аның исеменнән Казан шәһәрендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять теркәлгән, ләкин ул чынлыкта аның оештыручысы һәм җитәкчесе булмаган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.
Билгесез кешегә карата материаллар аерым производствога бүленде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев