Кукмарада Геройның исеме мәңгеләштерелде
Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Игорь Борковских истәлегенә «Миләшкәй» балалар бакчасында мемориаль такта ачылды.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, районның хәрби комиссары Альберт Гомәров хәрби хәрәкәтләр ветераннары, геройның әнисе Асия Борковских һәм башкалар катнашты.
Айгөл Әхмәтшинаның сүзләренә караганда, район мәктәпләре диварларында урын алган мемориаль такталарның саны җитмештән, ә балалар бакчаларында ачылганнарының саны уннан артык.
Игорь Николаевич Борковских сабый чагында «Миләшкәй» балалар бакчасына йөргән. Мәктәпкә укырга кергәнче, биредә тәүге уку-язу күнекмәләре алган. Нәкъ менә белем дөньясына беренче адымнарын атлаган вакытта Раушания Динмөхәммәтова аның беренче укытучысы булган.
«Әйе, мин — Игорьның беренче укытучысы. Ни өчен балалар бакчасында, дисәгез, ул вакытта яңа программа нигезендә, балаларны алты яшьтән укырга аласы иде. Ә аларга уку өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан, әлеге сабыйларны балалар бакчасында укытырга уйладылар. Бу 1Ж сыйныфы иде. Алар шунда тиешенчә ашап, йоклап белем алдылар. Ә мәктәпкә икенче сыйныфка күчтеләр. Игорь бик шат, көләч йөзле бала иде. Аның елмаюы әле дә күз алдында тора. Бу сүзләрне ул вафат булган өчен генә әйтмим. Игорь, чыннан да, шундый булды. Хәтта елаганын да хәтерләмим. Һәрчак башкаларга юл бирде, тырышып укуды, яхшы күңелле иде. 1Ж сыйныфы бик дус булды. Алар зур сыйныфка күчкәч тә, минем янга килеп йөрделәр, мәктәпне тәмамлагач та очрашып тордылар. Игорьның авыр туфрагы җиңел булсын, бу — бик зур югалту. Әнисенә Ходай сабырлык бирсен», — дип хатирәләрен яңартты Раушания Фәхрази кызы.
Игорь Николаевич 1997 — 2008 елларда 4нче урта мәктәптә белем ала. 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан энергетика университетына укырга керә. 2024 елның 28 мартында ул Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзи һәм 6 апрельдә махсус хәрби операция зонасына китә. 17 апрельдә хәрби бурыч үтәгәндә райондашыбызның гомере өзелә.
Игорь истәлегенә куелган әлеге мемориаль такта — шәһәрдә икенчесе. Моңа кадәр ул 4нче урта мәктәпнең диварына урнаштырылган иде.
«Кукмара районы администрациясенә, район мәгариф идарәсенә, „Миләшкәй“ балалар бакчасы, 4нче урта мәктәп коллективларына улымның исемен мәңгеләштерүдә куйган тырышлыклары өчен рәхмәтемне белдерәм», — диде Асия Кадыйр кызы.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев