Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

Кукмаралылар күккә ак шарлар очырды һәм «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды.

З сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларны бүген дә тыныч кына хәтердә яңартуы авыр. 

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

Шул уңайдан Кукмараның Комсомол мәйданында Бесландагы теракт корбаннарын искә алдылар. Чарада район җитәкчелеге, хәрби комиссар, ветераннар, кулларына төрле плакатлар тоткан укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты. 

«Моннан 19 ел элек коточкыч фаҗига була: Бесланда 300дән артык кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы — балалар. Әлеге балалар үсеп җитеп, гаилә корыр, үзләре инде әти-әни булырлар, сабыйлары Белем көнен бәйрәм итәр, мәктәпкә, югары уку йортларына керер, аларны да бәхетле киләчәк көтәр иде. Бу ачы кайгыны беребез дә хәтереннән сызып ташларга тиеш түгел. Һәркемгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек, хәерле уку елы телим. Без, хәзерге буын, якты киләчәгебез өчен барысын да эшләсәк, булганның кадерен белеп яшәсәк иде», — диде үз чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

Укучылар теракт корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар очырды. «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында теләге булганнар, савыттан учларына су алып, куакларга һәм чәчәкләргә сиптеләр. Террорчылар Беслан мәктәбен басып алган көннәрдә өч көн буе сусызлыктан тилмергән тоткында калучыларга җитмәгән су белән символик рәвештә шулай итеп бүлешә алдылар. 

«Беслан корбаннарын искә алуны кирәк дип уйлыйм. Аларның гомере шулай иртә өзелмәсә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсәрләр иде. Шуңа күрә берсен дә истән чыгарырга ярамый. Бәйрәмдә 4нче урта мәктәбе укучысы шигырь сөйләгәндә күземә яшьләр килде», — дип, үзенең кичерешләре белән уртаклашты беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Динә Дәүләтшина.

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

Чара Кукмара мәктәбе укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Шул мизгелләрдә һәркем күңеленнән: «Ул фаҗига бүтән кабатлана күрмәсен!» — дип теләгәндер...

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев