Ир кеше үз гаебен таный, акчаларны тулысынча кайтара.
Кукмара районы прокуратурасы 32 яшьлек район кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул Россия Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе, 3 бүлеге, «г» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Эш материалы буенча, гаепләнүче 2024 елның 3 гыйнварында танышының банк картасын ала һәм аның рөхсәтеннән башка җирле кибеттән әйберләр сатып ала. Карта хуҗасына 20 мең сумнан артыклык зыян килә.
Ир кеше үз гаебен таный, акчаларны тулысынча кайтара.
Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев