Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов: Баланың төп пассажир булуын онытмыйк

Кукмара районында быел алты юл-транспорт һәлакәте булды, 15 кеше зыян күрде.

20 июльдән 30 июльгә кадәр республикада “Бала – төп пассажир!” дигән акция бара. Акция кысаларында төп игътибар яшь пассажирларны автомобильгә утыртып йөргән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлдерелә. Бу турыда Кукмара районының ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.
“Быелның алты аенда республикада балалар катнашында 163 юл фаҗигасе теркәлде. Аларда дүрт баланың гомере өзелде, 178е төрле тән җәрәхәтләре алды. Пассажир балалар белән бәйле һәлакәтләрнең артуы хафага сала. 84 бәхетсезлек очрагында 4 бала һәлак булды, 95е яраланды. Районда быел алты юл-транспорт һәлакәте булды, 15 кеше зыян күрде. Бәхеткә каршы, балалар белән бәйле бәла-казалар теркәлмәде”, - ди Фирдүс Фәхретдинов.
ЮХИДИ начальнигы сүзләренә караганда, 12 яшькә кадәрге балаларны - җиңел автомобильнең алгы утыргычында, ә 7 яшькәчә баланы арткы утыргычта йөртү бары тик аның гәүдә авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен махсус саклану җайланмаларын кулланып башкарылганда гына рөхсәт ителә. 12 яшькә кадәрге бала автомобильнең арттагы утыргычына да махсус җайланма белән утырырга тиеш. 12 яше тулганнардан исә иминлек каешы эләктерү сорала. Махсус балалар утыргычының юл фаҗигасе килеп чыкканда үлем очракларын киметүен онытмыйк.
Акция барышында ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырылачак. Тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.
“Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, җәй көне балалар катнашында килеп чыгучы бәла-казалар саны бермә-бер арта. Велосипедчылар, мопед, скутерда җилдерүче, юл аша чыкканда игътибарсызлык күрсәткән малай-кызларның шуклыклары да күп вакыт аяныч тәмамлана. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен әти-әниләрдән үз балаларына карата контрольне арттыруларын, өлкәннәрнең дә, балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз”, - диде Кукмара районының ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

фото kukmor_police

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев