Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ир рөхсәтсез яшәү урынын калдырган өчен хөкем ителгән

Суд ир-атны 4 айга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләгән.

2019 елның июленнән август аена кадәр күзәтү астында булган Кукмара районында яшәүче 32 яшьлек ир рөхсәтсез яшәү урынын калдырган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр иттеләр.

«2019 елның июленнән августына кадәр 32 яшьлек ир-атка карата полиция хезмәткәрләрен кисәтмичә, рөхсәтсез яшәү урынын калдыруны һәм Кукмара районыннан чыгуны тыючы административ күзәтчелек билгеләнде. Ир-ат район эчке эшләр бүлегендә исәптә торуын белгән килеш, аңлы рәвештә яшәү урынын калдырып киткән», - дип сөйләделәр судның матбугат хезмәтендә.

Ир-атның гамәлләре суд тарафыннан «Административ күзәтчелектән качу максатларында, яшәү урынын рөхсәтсез калдыру» маддәсе буенча квалификацияләнгән.

Җәза билгеләгәндә суд җинаятьнең характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен исәпкә алган һәм аны 4 айга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләгән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев