Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның ике яңа очрагы расланган
Татарстан буенча барлыгы 27 яңа очрак теркәлгән.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 8 кеше хастаханәгә салынган, калган 19 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Казанда коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланган. Яр Чаллы, Әлмәт, Саба, Кукмара районнарында – икешәр, Алексеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Сарман районнарында – берәр.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6536 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5356 кеше терелгән.
Авыручылар күрше районнарда да бар. Саба районында да Covid-19 белән зарарлануның ике очрагы расланган.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев