Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районына Covid-19дан 300 доза вакцина кайткан

Вакцинация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яки фельдшерларга мөрәҗәгать итә ала.

Кукмара районына коронавирус инфекциясеннән яңа вакцина партиясе кайткан. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсендә хәбәр иттеләр. 

Районга 100 доза «Спутник Лайт» вакцинасы  кайтартылган. Әлеге партия, нигездә, элегрәк инфекцияне кичергән яки алты ай элек COVID-19дан вакцина ясаткан, 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге гражданнар өчен билгеләнгән. Шулай ук 200 доза «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») вакцинасы да кайтарылган.

Вакцинация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яисә фельдшерларга (поликлиникалар, участок дәваханәләре, ФАП) мөрәҗәгать итә ала.

122 телефоны буенча «кайнар линия»гә  яки 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып язылырга була. Дәваханәдә вакцина булу-булмау турында 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча белергә мөмкин.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk