Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы кешесе законсыз рәвештә гаражында дары саклаган

Суд ир кешене дәүләт файдасына биш мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Кукмара районы кешесе законсыз рәвештә дары саклаганы өчен хөкем ителгән. 63 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы хуплады, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Судта хөкем ителүченең 2015 елның февраленнән башлап алты ел дәвамында үз гаражында законсыз рәвештә 53,3 грамм массалы төтен дарысы саклавы ачыкланган. Шартлаткыч матдә белән бергә ау коралы аңа мәрхүм әтисеннән калган.

Ир кеше үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 222.1 маддәсе 1 өлешендә («Шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау») каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аны дәүләт файдасына 5 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев