Кукмара районыннан Валентина Тимофеева: Укытучы һөнәре ул — йөрәк эше
Түбән Үрәс урта мәктәбенең химия һәм биология фәне укытучысы Валентина Тимофеева — үзенең 42 ел гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган, олы ихтирамга лаек ханым.
Язмам герое тумышы белән Иске Юмья авылыннан. Кулына диплом алгач, эшкә Әгерҗе районына җибәрелә.
«Сыйныфташым, югары уку йортында да бергә укыган дус кызым Иске Оча урта мәктәбенә туры килде. Әмма ул бер ел эшләде дә, кияүгә чыгып, аннан китте. Ә мин исә аның урынына килдем. Чөнки студент вакытта әлеге белем йортында өч ай практика узганлыктан, мәктәпне, коллективны бик ошаткан идем. 1983 елдан бүгенге көнгә кадәр үз хезмәтемне яратып башкарам», — ди Валентина Петровна.
1997 елда Түбән Үрәс авылында яңа мәктәп салынгач, коллектив Иске Очадан тулысынча шунда күченә.
«Мин химия һәм биология фәннәрен укытам, сыйныф җитәкчесе булып торам, мәктәп яны тәҗрибә участогын җитәклим, түгәрәкләр алып барам. Хезмәтем районның, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бәяләнде, „Мәгариф өлкәсе отличнигы“ исеме бирелде. Өченче җитәкче кул астында эшлим. Иң беренче директорыбыз Николай Куракин иде, аннары Виталий Егоров булды, хәзер Ирек Гайнетдинов белән эшлибез. Коллектив бик яхшы, бердәм, ярдәмчел. Көн саен мәктәпкә ашкынып барам, өйгә сөенеп кайтам», — ди әңгәмәдәшем.
Дүрт дистә елдан артык мөгаллимлек итү аз вакыт түгел...
«Укытучы һөнәре ул — йөрәк эше. Хезмәтенә тугры булганнар башка өлкәдә үзен күз алдына да китерми. Мин эшли башлаган чорда укучылар да укытучының күзенә генә карап торалар, җаваплылык тоялар, күп белергә омтылалар иде. Хәзерге балаларның күбесен кәрәзле телефон, андагы төрле уеннар боза, шуның өчен укыйсылары да, эшлиселәре дә килми. Әмма коллективтагы һәр мөгаллим балаларны фәннәргә кызыксындыру, хезмәткә җәлеп итү өчен күп көч куя. Минем дә укучыларым ел саен диярлек биология, химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра, медицина, ветеринария, авыл хуҗалыгы, химик-технология юнәлешләрендә белем ала», — ди Валентина Петровна.
Түбән Үрәс урта мәктәбенең мәктәп яны тәҗрибә участогы бик зур, һәм анда электән нинди генә төр яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үсми?! Территорияне тиешле тәртиптә тоту өчен җитәкчедән зур тырышлык сорала.
«Миңа бакча эше бик ошый. Ел саен мул уңыш җыеп алабыз. Өебездә дә бик күп чәчәкләр үстерәм. Арыган вакытларда чәчәкләрем янында кайнашкач, рәхәт булып китә», — ди Валентина Петровна.
Иске Оча авылына эшкә килгән Валентина Тимофеева биредә үзенең икенче яртысын очрата. Яңа ел алдыннан армиядән кайткан Анатолий исемле егет белән танышып, берничә айдан гаилә кора алар. Тимофеевларның олы уллары Андрей гаиләсе белән — Яр Чаллыда, Татьяна һәм Артем Казанда яшиләр.
«Дүрт оныгыбыз бар. Аларның кайтуы — безнең өчен зур бәйрәм», — ди Валентина ханым.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев