Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында халыкны гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә

Коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинаны бер көндә ясатырга рөхсәт ителә, дип аңлаттылар.

Кукмара районында халыкны гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бу хакта Кукмара үзәк дәваханәсе хәбәр итә.

«Район үзәк дәваханәсенә өлкәннәр өчен гриппка каршы “Совигрипп” вакцинасы кайтты, шулай ук балаларга “Ультрикс квадри” вакцинасы да кайтуы көтелә. Моннан тыш, коронавируска каршы “Гамковид Вак” (“Спутник V”) вакцинасы да җитәрлек», - дип сөйләделәр дәваханәдә.

Коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинаны бер көндә ясатырга рөхсәт ителә, дип аңлаттылар.

Вакцинаны түбәндәге урыннарда ясатырга мөмкин:

- өлкәннәр поликлиникасының 2нче катындагы 223нче кабинетта һәм балалар поликлиникасындагы 114нче кабинетта (стационар корпусның беренче каты),

- Нырты һәм Ядегәрдәге табиб амбулаторияләрендә,

- фельдшер-акушерлык пунктларында.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев