Кукмара районында Украинада һәлак булган ефрейтор Егор Иванов белән хушлаштылар
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Украинада һәлак булган ефрейтор Егор Иванов белән хушлаштылар

22 яшьлек солдатны соңгы юлга озату Югары Комар авылында булды.

Кукмара районының Югары Комар авылында Украинада барган махсус операциядә гомере өзелгән 22 яшьлек ефрейтор Иванов Егор Валентиновичны соңгы юлга озаттылар.
Ул Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре Идел буе округының махсус билгеләнештәге аерым отряды штурмлау бүлекчәсенең атучысы булып хезмәт иткән.
Райондашыбызны соңгы юлга озатырга, якыннарының кайгысын уртаклашырга район җитәкчелеге, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мәрхүмнең туганнары, якыннары, авыл халкы килгән иде.
“Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы Егорның әти-әнисе, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклаша.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев