Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында сулыкларда иминлекне саклау буенча кисәтү рейдлары узды

Тиешле таләпләрне бозучыларга беркетмәләр төзелә.

Июнь башыннан бирле кыздырыпмы-кыздыра! Эш урыннарында, өйләрдә бөркү, ишек-тәрәзәләрне ачып куйсаң да файда юк. Тәмам хәлдән тайган чакларда күңел үзеннән-үзе елга-күл буйларына, сәүдә нокталарының салкын татлы су сатыла торган киштәләре янына ашкына. 

Тик менә сулык дигәннән, аларның һәрберсендә дә коенырга ярамый бит әле. 

«Районның авыл җирлекләрендә 36 сусаклагыч исәпләнә. Шуларның нибары берсе — Киндеркүл авылы янындагы Оштырма елгасы гына коену өчен яраклы. Чөнки ул пляж булып санала, елганың суы, төпләре тикшерелгән, чистартылган һәм анда иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать сигезгә кадәр коткаручылар кизү тора. Аларның суга батучыга ярдәм күрсәтү өчен беренчел кирәк-яраклары: көймә, жилет, коткару түгәрәге һәм башка җайланмалары бар, — диде. — Кызганыч, быел май аенда Зур Кукмара авылындагы елгада бер бала батып үлде. Бәла-казалар килеп чыкмасын өчен, без даими рәвештә сулыкларга рейдлар уздырабыз, халык арасында аңлату әңгәмәләре үткәрәбез. Тиешле таләпләрне бозучыларга беркетмәләр төзелә», — диде районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов. 

Кукмара районында сулыкларда иминлекне саклау буенча кисәтү рейдлары узды

Без барганда, Кукмара пляжында халык та, машиналар да бик күп иде. Кемдер су коена, кемдер кояшның ягымлы нурлары астында иркәләнә... Балаларның, чыр-чу килеп, суда «чупылдашу»лары аеруча күңелле. 

«Каникул булгач, бирегә балалар аеруча күп килә. Күбесен әти-әниләре карап-күзәтеп тора, үзләре генә булганнарын исә без күз уңыннан үткәрмибез. Малай-кызларның вакытларын файдалы итеп уздыру өчен, бергәләп волейбол уйныйбыз, суда йөзәргә, үзебезчә тәртипкә дә өйрәтәбез. Без быел сезонны 7 июньдә башлап җибәргән идек, август ахырларына кадәр биредә булачакбыз. Пляжга гаиләләре белән дә килүчеләр шактый. Суы җылы, сыйфаты тикшерелгән. Балалар эчкәре үтмәсен өчен, елгага чикләүләр куелган. Узган ел бәдрәф урнаштыруларын сораганнар иде, анысы эшләнде. Киенү-чишенү урыны да булдырылса, аеруча яхшы булыр иде. Юкса, коткаручылар будкасына кертүебезне сорыйлар. Тәртип бозучылар бар дип әйтә алмыйм, сүзне тыңлыйлар», — ди коткаручы Анатолий Соколов.

Кукмарада яшәүче Рифат Фәттахов «Кукмара пляжы»на оныкларын көнгә ике тапкыр алып килә икән. Балалар су коена, ә бабай — күзәтүче. 

«Көннәр бик эссе бу арада. Шуның өчен су буена бару өчен ашкынып торалар. Су тирән түгел, җылы, рәхәтләнәләр генә. Үзара аралашалар, яңа дуслар табалар. Балаларның күңеле булгач, безгә шул җитә», — ди ул. 

Кайбер авыл җирлекләрендәге сулыкларда да булдык. Әлбәттә, аларда су коену тыела. Тик менә кисәтүләрне колак аша уздыручылар да бар, суның чистамы, анда коенуның сәламәтлек өчен зыянлы түгелме икәнен уйлап та карамыйлар. Пычак җирлегенә керүче бөя янында бер төркем үсмер кибеттән алынган кызган бәрәңге белән тәмләп сыйлана иде. 

«Кукмарадан мопед белән килдек. Монда су җылы, кеше дә күп түгел. Коенырга ярамаганлыгын белмәдек. Икенче юлы мондый хәл кабатланмас», — дип ышандырды алар районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе үткәргән аңлату әңгәмәсеннән соң. 

Кукмара районында сулыкларда иминлекне саклау буенча кисәтү рейдлары узды

Беренче тапкырга кисәтү ясалды үзләренә. Кабат туры килсәләр, ул чагында әти-әниләре махсус комиссия утырышына чакырылачак. Ә менә су коенып чыккан бер төркем яшьләр безнең белән бөтенләй сөйләшеп тә тормады, погонлы инспекторны күрүгә машиналарына утырып, тизрәк ул урыннан китү ягын карады. 

Иске Оча авылы янындагы сулык та бик матур урында, биредә табигать искиткеч. Кошлар сайрый, бакалар берсен-берсе уздырып «җыр суза». Биредә балык тотучылар да, су коенучылар, моторлы көймәдә йөрүчеләр дә бар иде.

Әлбәттә, ял итү бик кирәк, әмма иминлек турында да онытасы түгел!

Исегездә тотыгыз! Махсус җиһазландырылмаган, таныш булмаган сулыкларда коенырга, ялгызың гына су керенергә барырга, исерткеч эчемлекләр кулланып, суга керергә, моторлы, җилкәнле көймәләр янына йөзеп барырга, бер-береңне ярдан төртеп төшерергә, хәлдән тайганчы һәм арыганчы йөзәргә, балаларны күзәтүчесез калдырырга ярамый!

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев