Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында юллар төзелеше һәм ремонт: быел нинди эшләр башкарылган?

«Главтатдортранс» учреждениесенең әйдәп баручы белгече Айнур Мостафин быел районда башкарылган юл төзелеше-ремонт эшләре белән таныштырды.

Һава торышы шартлары белән бәйле рәвештә, шулай ук автомобильләр хәрәкәтенең зур булуы нәтиҗәсендә, районыбызда юллар әледән-әле җимерелеп, ашалып тора. Ярый әле проблеманы хәл итү өчен республика һәм федераль программалар эшли. 

«Главтатдортранс» учреждениесенең әйдәп баручы белгече Айнур Мостафин быел районда башкарылган юл төзелеше-ремонт эшләре белән таныштырды. 

«Районыбызда юлларны яңартуга аерым игътибар бирелә. „Юл-урам челтәренә капиталь ремонт ясау“ республика программасы буенча Манзарас җирлегендәге ун урамда юлга асфальт җәелә. Пычак җирлегендәге машина-трактор паркыннан урта мәктәпкә кадәрге территориядә инде яңа асфальт юлдан йөриләр. Мәчкәрәдә мәчет каршы, авылның Луговая урамы, мәктәпкә керү юлы, тротуар инде тулысынча эшләнде. Тарлау авылы халкы өчен дә җәяүлеләр өчен тротуар ясалды. Югары Чура авылы эчендә исә юл төзекләндерү эшләре бара. Шулай ук Кукмараның 4нче урта мәктәбе янындагы Мәктәп урамында, Ворошилов, Гомәров, Пионерская, Хәлфин урамнарында, Жилой Рудникның Гафиятуллин, Родниковая тыкрыгы урамнарында, Зур Кукмараның Ленин урамында юллар яңартыла. Тагын шуны билгеләп үтим: кайбер территорияләрдә юл өслеге тулысынча алыштырыла. Димәк, иң элек нигезе ясала, ул әзер булгач, башта 20 сантиметр ком, 18 сантиметр вак таш-ком катнашмасы, аннары ике катлам асфальт түшәлә. Шулай ук иске асфальт тигез итеп кырып алынган урыннар да бар. Ул очракта өслеккә ике кат яңа асфальт түшәлә, нигезе шул килеш кала. Санап үтелгән территорияләрдә төзелеш-ремонт эшләре әле тулысынча төгәлләнмәде, кайбер өлешләрдә икенче кат асфальт түшисе, ә кайберсендә ком-вак таш катнашмасы белән юл читләрен ныгытасы бар. Барлык эшләр дә Халыкара дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп үтәлә», — ди Айнур Мостафин.

Әйдәп баручы белгеч Айнур Фидәил улы муниципаль юл фонды буенча планлаштырылган юл эшләренә дә тукталды.

«Шәһәрнең Тимер юл урамында юл төзекләндереләчәк. Элеккеге кирпеч заводыннан Зур Кукмара авылына кадәрге өлештә тротуарлар ясала, Кукмараның Нур Баян урамындагы мәчет һәм „Таишево“ сәүдә комплексы арасындагы территориядә җәяүлеләр өчен тротуарлар инде әзер, Насыйбуллин урамында юлга асфальт җәелде», — диде ул. 

Райондагы гомуми территориаль юлның озынлыгы 399 чакрым 922 метрны тәшкил итә. Шуның 345 чакрым 40 метры — асфальт өслекле, 38 чакрым 813 метрына вак таш җәелгән, ә инде 16 чакрым 69 метр юл — грунтлы.

«Бүгенге көндә төбәк кулланылышындагы өч объектта эш бара. Өлге— Нырты совхозы юлының бер өлешендә республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелә. Проект нигезендә биредә быелга каралган 2 чакрым юл тиздән эшләнеп бетәчәк. Кукмараны көньяктан әйләнеп узу юлында да «Капиталь ремонт» программасы буенча зур күләмле эш башкарыла. Биредә билгеле бер кишәрлекләр кисеп алынып, өстәмә балчыклар салынып тигезләнде, бер кат асфальт түшәлде. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Мамадыш—Кукмара юлының Әсән-Елга авылы тирәсеннән алып Өлге ягулык станциясенә кадәрге участокта 1,315 чакрым юл яңартылды. Анда иске асфальт кырып алынып, яңа өслеккә ике кат асфальт салынды. "Балтач—Шәмәрдән"—Вахит—Янил автоюлында — 820 метр, Кукмара—Шәмәрдән юлында 850 метр юл асфальтланды. Поч. Кучук—Синәр юлында грунтлы юлларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Биредә юл тигезләнеп, нигезе ныгытылып, торба салынып, өслегенә вак таш түшәлә. Начар хәлдәге юл кишәрлекләренең һәммәсе турында да без хәбәрдар. Әмма берьюлы барысын да эшләү мөмкин түгел. Программалар буенча әкренләп юллар салу, ремонтлау эшләре алып барыла. Район халкының аңлавын сорар идем», — ди Айнур Мостафин.

фото: Айнур Мостафин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев