Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчене кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр

Исерек хәлдәге ир-егет ВАЗ 21053 автомобиле белән Түбән Казаклар авылының Муса Җәлил урамы буенча хәрәкәт итә һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Кукмара районы прокуратурасы 26 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул административ җәзага тартылган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.

2024 елның 12 ноябрь кичендә исерек хәлдәге ир-егет ВАЗ 21053 автомобиле белән Түбән Казаклар авылының Муса Җәлил урамы буенча хәрәкәт итә һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Документларын тикшергәндә аның 2023 елның августында административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аны 1 ел һәм 10 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Автомобиле конфискацияләнеп, дәүләт милкенә әйләндерелде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев