Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районына «Халык фермеры» төбәк ассоциациясе вәкилләре килде

Алар «Восток», «Вахитов» җәмгыятьләрендә, Кукмара аграр көллиятендә булдылар.

Бүген Кукмара районына Идел буе Федераль округының «Халык фермеры» төбәк ассоциациясе вәкилләре килде. Делегация составында Чувашстан, Марий Эл, Ульяновск, Якутиядән кешеләр бар иде. Алар бизнес-миссия кысаларында сөт «башкаласы» булган аграр Кукмара белән таныштылар.

Кукмара районына «Халык фермеры» төбәк ассоциациясе әгъзалары килде

«Делегация составында крестьян-фермер хуҗалыгы, кооператив җитәкчеләре бар. Бүгенге төп тема — сөтчелек. Бу миссия төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен төзелде. Нәкъ менә Кукмара районын сайлау да очраклы түгел, чөнки ул сөт җитештерү буенча республикада лидер булып тора. Миссиянең максаты: зур инвесторлар булмаган, әмма көчле кече предприятиеләр ярдәмендә кече территорияләрнең ничек үсеш алуын күрсәтү», — диде «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Диләрә Шувалова.

Кукмара районына «Халык фермеры» төбәк ассоциациясе әгъзалары килде

Кунаклар «Восток» җәгыятендә булып, «Монокорм» кооперативы, «Туган авылны торгызыйк» программасы ярдәмендә төзелгән сөтчелек фермалары белән таныштылар, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы ярдәмендә төзекләндерелгән социаль учреждениеләрне карадылар.

Алга таба очрашу «Вахитов» җәмгыятендә дәвам итте. Делегация мегафермада булды, аларга хуҗалык конторасында ферма турында видеоролик тәкъдим ителде.

Кукмара районына «Халык фермеры» төбәк ассоциациясе әгъзалары килде

Аннан соң кунаклар Кукмара аграр көллиятендә уку-укыту процессы, техника, заманча җиһазлар белән тәэмин ителешне карады.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев