Бүгенге көндә районда опека һәм попечительлек бүлегендә 107 бала исәптә тора.
Кукмара хакимиятендә район башлыгы Сергей Димитриев Әниләр көне алдыннан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләүне, аларның сәламәтлеге, тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган опекун әниләр белән очрашты.

«Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ятим яки ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар бар. Шунысы куанычлы: аларга үз мәхәббәтен, йөрәк җылысын бирергә әзер кешеләр табыла. Бу сез — опекун әниләр, герой әниләр! Баланы үз гаиләгезгә кабул итү һәрберегездән зур җаваплылык сорый. Сез андый балаларга гаилә учагының җылысын бүләк итәсез», — диде Сергей Димитриев, әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Нурзидә Гаптелганиева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә аларда 107 бала исәптә тора.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев